Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы аяк киемнәре кибете директоры миллионнар үзләштерүдә шикле
Планлы ревизия барышында шундый хәл ачылган
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Быел планлы рәвештә үткәрелгән ревизия барышында, Казандагы аяк киеме кибетләренең берсендә 4,8 млн. сум акчаның үзләштерелүе ачылган. Бу эштә директор хатын-кыз шикле булып, аңа югарырак оешмасы үзләштергән акчаны кайтарырга вакыт бирсә дә, директор тыңламаган, нәтиҗәдә, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, хакимият Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан каласы буенча идарәсенә караган “Япеев”полиция бүлегенә мөрәҗәгать белән чыккан.
Идарәнең матбугат хезмәте белдергәнчә, әлеге полиция бүлеге хезмәткәрләре 4,8 млн. сум акчаның эзенә төшү буенча тикшерү эшләре алып бара. Алар фикеренчә, 48 яшьлек директор былтыр ноябрьдан быел май аена кадәр арада кибет керемнәрен законсыз гына үз кесәсенә шудырган. Директор сатучылар өчен товарны касса чеклары белән генә түгел, товар чеклары белән дә җибәртү схемасын төзегән, шул рәвешле, сатылган товар беркайда да чагылдырылмаган. Табышны исә аерым капка салып, җитәкчелек шикләнмәсен өчен, махсус дәфтәргә барлык операцияләрне дә теркәп барган.
Шушы директорга карата хәзер РФ Җинаять кодексының 160.4 маддәсе буенча җинаять эше ачылган, гаебе раслана калса, ул 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз