Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кайбер сәүдә рәтләре иртәнге тугызга инде бушый
Биредә сәүдә сәгать 5.30 да ук башлана.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан башкаласы Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Биредә тавык итен 115 сумнан, күркә итен 235 сумнан, сыер итен 250-300 сумнан, дуңгыз итен 230-270 сумнан, сарык итен 320-380 сумнан, йомырканың дистәсен 45-55 сумнан, сыер маен килограммы 300 сумнан, карабодайны 50 сумнан, шикәр комын 44 сумнан, бәрәңгене 10 сумнан, кишерне 12-15 сумнан, суганны 17-18 сумнан, кәбестәне 8-10 сумнан, сөтнең литрын 28-30 сумнан сатып алырга мөмкин.
“Адымнар” тапшыруының 8 октябрь чыгарылышындагы мәгълүматлар буенча, иртәнге 9 га кайбер сәүдә рәтләре инде бушап кала. Ярминкә ачылышына кадәр килеп җитеп, продукцияне киштәләргә урнаштыру өчен хезмәтчәннәр төнге 2 дә үк юлга кузгала, 4 кә килеп җитә һәм 50.30 да сәүдә итә башлый.
Кайбыч районыннан, мисал өчен, Казандагы ярминкәләрдә шәхси эшмәкәрләр, берничә авыл җирлеге, фермерлар катнаша. Узган атнада алар 2,5 тонна ит, 2,5 тонна сөт, 16 тонна бәрәңге алып килгән. Бу 2,4 млн сумлык товар, дигән сүз.
Районның баш ветеринар табибы урынбасары Радик Гыйрфанов сүзләренчә, продукциянең барысы да тикшерелгән. Беренче тапкыр аны районда тикшерсәләр, икенче тапкыр продукция Казанга килгәч тишерү үтә.
Кайбыч районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргәт Басыйров раславынча, районнан бары экологик яктан чиста булган продукцияне генә базарга сатарга алып баралар. Әлеге идарәнең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, ярминкәгә алып киленгән бер нәрсә дә кире кайтмый, бар да сатылып бетелә. “Арзан бәядән сатып алып, кыйбатракка сатучылар юк, чөнки без бер кулга бик күп әйбер сатмыйбыз”, - ди ул.
Сатып алучылар да продукциядән канәгать. Бәяләре генә түгел, сыйфатын да мактый алар. Мисал өчен, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Лидия Әхмәтова: “Яңгырда да, карда да киләләр, суыкта басып торалар. Минем бик зур рәхмәт кенә әйтәсем килә. Бәяләре дә түбән. Биредә сыр, май саталар, чын май, авызда эреп китә”, - дип бәяли.
Социаль чара булган ярминкәләрдә, гадәттә, табыш артыннан кумый торган җитештерүчеләр катнаша. Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ярминкәләр зыян да китерми. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы транспорт чыгымнарын каплаячак. Әлеге тармакның бүлек мөдире урынбасары Ринат Сөләйманов “Адымнар” тапшыруы хәбәрчесенә шундый аңлатма биргән.
Ярминкәләрнең май аена кадәр дәвам итү-итмәве әлегә тәгәенләнмәгән. Шунысы мәгълүм: алар декабрь азагына кадәр уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз