Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 166 миллион сумлык продукция сатылган
Ярминкәләр 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре эшли башлады.
Алар шәһәрнең 7 мәйданында уздырыла. 6 сентябрьдән алып, бүгенге көндә кадәр 7 ярминкә үткәрелгән, һәм аларда 166 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Ярминкәдә сатыла торган продукция бәяләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгели һәм контрольдә тота. Мисал өчен, ярминкәдә сатыла торган сыер ите якынча 230 сум, сөтнең литры 23 сум, бәрәңгенең килограммы 12 сум тора. “Бу базар һәм кибет бәяләре белән чагыштырганда, бик түбән”, - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Илдар Шакиров бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Ул шулай ук, сатучылар өчен барлык шартлар да тудырылуын, ел азагына кадәр тагын 10 ярминкә уздыру ниятләнүен дә әйтеп узды. Һава торышы салкынаю сәбәпле, яшелчәләрдән акрын гына ит продукциясен сатуга күчәчәкләр.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сату 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Сату нокталарын арттыру бик яхшы, һәм алга таба да ярминкәләрне тагын кайларда уздырырга мөмкинлеге хакында уйларга кирәк. Кешеләргә, сатучыларга уңайлыклар тудырылырга тиеш. Бу сатучылар һәм сатып алучыларның мәнфәгатьләре бертигез дәрәҗәдә мөһим булган очрак”, - диде мэр Илсур Метшин, һәм башкала районнары җитәкчеләренә ярминкәләр уздыру өчен яңа урыннар булдырырга дигән йөкләмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз