news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә Балтач хуҗалыклары да катнашачак

17 сентябрь көнне район оешмалары, күмәк хуҗалыклар, авыл җирлекләре башкаланың Казанның Мәскәү районында үзләре җитештергән продукцияне сатачак.

 (Балтач, 13 сентябрь,”Тататр-информ” , “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә хәстәрлек мәсьәләсен район җитәкчелеге бик җитди куйды, дип яза Балтачның “Хезмәт” газетасы.

17 сентябрь көнне районның танылган оешмалары, күмәк хуҗалыклар, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башкаланың Казанның Мәскәү районында үзләре җитештергән продукцияне сатарга бара. “Бәлки шәхси хуҗалыкларда да яшелчәдән, җиләк-җимештән мул уңыш алынып, сатарга теләге булган, я булмаса сата алмый тилмергән кешеләр бардыр, үзегез яши торган җирле үзидарәләргә мөрәҗәгать итеп, продукцияне сатуга куя яки үзегез барып сата аласыз. Бу мәктәп-бакчаларга да кагыла”, - дип игълан иткән район җитәкчелеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot