news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы авиаһаләкәттә үлгәннәргә багышлап, Татарстанның православие храмнарында гыйбадәтләр үткәрелә

Дини литургияләр вакытында мәрхүмнәр рухына догалар укылачак

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Анатасий хәер-фатихасы белән, Казанда булган авиаһаләкәткә бер ел тулган көндә Татарстан митрополиясенең барлык храм һәм монастырьларында дини литургияләр вакытында мәрхүмнәр рухына догалар укылачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: узган ел 17 ноябрьдә Мәскәүдән Казанга килгән "Boeing 737-53A" самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә юлыкты. Авиаһәлакәттә берьюлы  50 кешенең гомере өзелде.

Фотосурәт   kazan-mitropolia.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100