news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы аварияле өч йортны көзгә кадәр сүтәчәкләр

Некрасов урамындагы 15нче йорт, Гаванская урамындагы 75нче йорт, Дружный чатындагы 1нче йорт сүтеләчәк.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Октябрь аена кадәр Казандагы аварияле өч йортны сүтәчәкләр. Мэрия сайтында урнаштырылган шәһәр башкарма комитетының 25 апрельдә чыккан Карары нигезендә өч йорт аварияле дип танылган.

Түбәндәге адреслар буенча урнашкан күпфатирлы йортлар сүтеләчәк: Некрасов урамындагы 15нче йорт, Гаванская урамындагы 75нче йорт, Дуслык чатындагы (Дружный переулок) 1нче йорт.

Аварияле торактан кешеләрне күчерү вазифасы Казан башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсенә йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot