news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы авариядә 72 яшьлек машина йөртүче һәм аның 95 яшьлек әтисе үлгән

Казанда Оренбург трактындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлә. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте Оренбург трактындагы 95 нче йорт каршында килеп чыккан. Анда Honda автомобиле руле артындагы 72 яшьлек хатын электр линиясе терәгенә бәрелә.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, руль артында булган хатын-кызның хәле начарланган. Чит ил машинасы салонында аның 95 яшьлек әтисе була. Икесен дә больницага китерәләр. Шул ук көнне ир-ат вафат була, бүген иртән хатын-кыз да үлә», - дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot