Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы авариядә 15 яшьлек үсмер һәлак булганнан соң җинаять эше ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда массакүләм юл-транспорт фаҗигасендә авыр тән җәрәхәтләре алган 15 яшьлек үсмер һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, җинаять эше «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча ачылган. Аны тикшерү барышын Казан прокуратурасы контрольгә алган.
Искәртеп үтәбез, Казанда массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган «Лада Гранта» пассажиры - 15 яшьлек үсмер бүген төнлә үлгән.
Кичә «Татар-информ» агентлыгы Оренбург трактында алты автомобильнең авариягә юлыгуы турында язган иде. МАЗ йөк машинасы «Лада Гранта» белән бәрелешә, ә аннары инерция буенча алда баручы Tank, Toyota, Tank һәм Kia Seltos автомобильләре бәрелешә. Нәтиҗәдә, «Лада» әйләнеп каплана.
Зыян күрүчеләр - ике ир-ат һәм бер хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе, 15 яшьлек үсмер, комада иде.
«Үсмер бик авыр хәлдә иде, кичен аңа безнең табиблар операция ясады һәм төнлә Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр», - дип искәрттеләр Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.
Республика балалар клиник хастаханәсендә исә операциядән соң зыян күрүченең хәле бик авыр, ул комада һәм ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган дип белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз