Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы авариядә үлгән «Гелендваген» шоферының машина йөртү таныклыгы булмаган
Машина зур тизлектә тимер юл күпере терәгенә бәрелгәч, 24 яшьлек йөртүче урында ук һәлак булган.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казандагы авариядә үлгән «Мерседес Гелендваген» шоферының машина йөртү таныклыгы булмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.
Бүген иртәнге бишләр тирәсендә Казанның Киров районында «Мерседес Гелендваген» автомобилен идарә итүче ир-ат зур тизлектә тимер юл күпере терәгенә бәрелде.
«Мерседес Гелендваген» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
«Татар-информ» агентлыгы ачыклаганча, авариядә һәлак булган шоферга 24 яшь. Аның машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган. Шулай ук аның "Мерседес Гелендваген" хуҗасы булмавы билгеле. Иномарканың чын хуҗасы полицейскийларга машинасын урлап алып китүләре турында гариза язган инде. Хәзерге вакытта бу фактның дөреслеген ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз