Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы авариядә бер яшьлек сабыйның баш мие селкенгән, әнисенең бармаклары өзелгән
14нче модель «Лада» автомобилен идарә итүче 25 яшьлек хатын-кыз Чистай урамындагы 55нче йорт каршында туктап торган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казандагы авариядә бер яшьлек сабыйның баш мие селкенгән, әнисенең бармаклары өзелгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Кичә көндез 14нче модель «Лада» автомобилен идарә итүче 25 яшьлек хатын-кыз зур тизлектә Чистай урамындагы 55нче йорт каршында туктап торган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, «Лада» әйләнеп капланган, «ГАЗель» - «Приора»га, «Приора» исә «Рено»га килеп сыланган.
Авария нәтиҗәсендә хатын-кызның бармаклары өзелгән, ә салондагы бер яшьлек пассажирның баш мие селкенгән һәм күз кабагы яраланган.
Авария булган вакытта сабый креслода утырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз