news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы авариядә алтмышынчы автобус шоферы гаепле дип табылды

Ул куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм җәмәгать транспорты тукталышыннан кузгалып китеп баручы уныннчы маршрут автобусына килеп бәрелгән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Ямашев урамындагы аварияне алтмышынчы автобус шоферы китереп чыгарган, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелеште. Авария нәтиҗәсендә җиде кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аларның бишесе 7нче шәһәр хастаханәсенә китерелде.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 60нчы автобус шоферы куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм җәмәгать транспорты тукталышыннан кузгалып китеп баручы 10нчы маршрут автобусына килеп бәрелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot