news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Арча зиратыннан чүкеп ясалган 1885 елгы чардуганны урлаганнар

Чардуганны кемнеңдер яңа каберенә кую өчен кисеп алырга да, тимер-томырга тапшырырга да мөмкиннәр.

Казандагы Арча зиратыннан чүкеп ясалган 1885 елгы чардуганны урлаганнар
Александр Эшкинин, Роман Царевский, Иван Султанов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Оксана Романова). Казандагы Арча зиратыннан Түбән Новгород сәүдәгәре Павел Григорьевич Суслов каберендәге ике метрлы чүкеп ясалган чардуганның берничә секциясе юкка чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан староверлар җәмгыяте настоятеле Александр атакай хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 80нче еллар башында биредә челтәрләп эшләнгән тәреләр дә торган. 90нчы елларда алар юкка чыккан, Суслов каберендәге ташбилге генә утырып калган.

«Казан некропольләре» иҗтимагый хәрәкәте инициаторы Любовь Агеева фикеренчә, чардуганны кемнеңдер яңа каберенә кую өчен кисеп алырга да, тимер-томырга тапшырырга да мөмкиннәр.

Казан староверлар җәмгыяте настоятеле Александр атакай әйтүенчә, алар бу хәлнең очына чыгарга һәм зират администрациясен җаваплылыкка тарттырырга ниятли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100