Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы «Ак Барс Кубогы» каратэ турнирына 2 меңнән артык спортчы җыелды
Казанда каратэ буенча «Ак Барс Кубогы» халыкара турниры старт алды. Татарстан башкаласына 16 илдән 2 меңнән артык спортчы килде.
Ачылу тантанасында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия каратэ федерациясе вице-президенты Олег Кошелев, Татарстан Республикасы каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин һәм ярышларның баш хөкемдары Алексей Сорокин катнашты.
Хәлил Шәйхетдинов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, республика җитәкчелегеннән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм турнирның инде дүртенче тапкыр халыкара форматта узуын билгеләп үтте. Ул Татарстан спортчыларының Россия һәм Европа дәрәҗәләрендәге уңышларын ассызыклады һәм халыкара ярышлар киңәю белән эре стартларда республика һәм ил исеменнән чыгыш ясау мөмкинлекләре күбрәк булачагына ышаныч белдерде.
«Ак Барс Кубогы» Казанда 2011 елдан бирле үткәрелә һәм бу вакыт эчендә Россиядә каратэ буенча иң эре турнирларның берсенә әверелде. Ярышлар гадәттәгечә иң көчле спортчыларны җыя һәм эре халыкара мәйданчык статусын раслый.
Быел турнирда БДБ илләре, шулай ук Азәрбайҗан, Кыргызстан, Абхазия, Бангладеш, Мали, Гвинея, Төрекмәнстан, Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Камерун, Кот-Дивуар һәм Төркияне кертеп, Азия Һәм Африка дәүләтләре вәкилләре катнаша.
2025 елда турнир Россиянең 50 төбәгеннән һәм 16 илдән 2200 катнашучыны җыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз