news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Агроволга» күргәзмәсендә агросәнәгать алдынгылары тәҗрибә уртаклашачак

Казанда «Агроволга» күргәзмәсендә агросәнәгать алдынгылары тәҗрибә уртаклашачак
Фото: «АГРОВОЛГА» Халыкара күргәзмәсенең матбугат хезмәте тәкъдим итте

3 июльдән 5 июльгә кадәр Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга — «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Биредә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары эшләячәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Агроволга» «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук 48 гектар мәйданда тәҗрибә-демонстрация басуларын берләштерәчәк.

Күргәзмәдә 400дән артык компания катнашыр, дип көтелә. Барлыгы 15 мең катнашучы – Россиянең агросәнәгать тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре үзара тәҗрибә уртаклашачак.

Күргәзмәдә «Краса Агроволги» сөтчелек юнәлешендә мөгезле эре терлекләр селекциясе буенча III Республика конкурсы да үткәреләчәк. Ел саен уздырыла торган ярышта Татарстанда нәселле терлек үрчетә торган 40 хуҗалыктан 80 терлек тәкъдим ителәчәк.

Терлекчелек тармагындагы тәҗрибәләре белән шулай ук «Август-Агро», «Эко-Нива» компанияләре уртаклашачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100