Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы 2018 елгы Дөнья чемпионаты тренировка мәйданнары проект документациясен алган
Тренировка мәйданнары булган командаларны урнаштыру өчен 4 базаны әзерләү буенча эш 2017 елда башланачак.
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Казанның 4 тренировка базасы 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе материалларында белдерелә, дип хәбәр итә ТАСС.
“2018 елда үтәчәк Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында 2017 елда тренировка мәйданнары булган командаларны урнаштыру өчен 4 базаны әзерләү буенча эш башланачак. Барлык объектлар да эшләнгән проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән”, - дип хәбәр ителә документларда.
Бу мәйданнар “Хезмәт резервы” стадионы белән “Ак барс” хоккей клубы базасында, “Рубин” футбол клубы, “Идел” яшләр үзәге һәм “Свияга” Олимпия резервы республика балалар-яшүсмерләр махсуслаштырылган спорт мәктәбе белән “Казан” тау шуу комплексында урнашачак.
2017 елда үтәчәк Конфедерация Кубогының төп объектлары чараларны үткәрергә әзер. Аларда эш узган елда тәмамланган. Алар арасында "Казан-Арена" стадионы (аны әзерләү өчен 1,9 млрд сум тотылган) һәм “Рубин”, “Электрон" стадионы тренировка мәйданнары (162,7 млн сум).
Конфедерацияләр Кубогы 2017 елның 17 июненнән 2 июльгә кадәр Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи һәм Казанда үтәчәк. Татарстан башкаласында төркем этабының 3 матчы булачак: Португалия - Мексика (18 июнь), Германия - Чили (22 июнь) һәм Мексика - Россия (24 июнь). Шулай ук бер ярым финал очрашуы уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз