news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда журналист хатын-кызларны ир-ат хезмәттәшләре яз бәйрәме белән котлады

Казанда журналист хатын-кызларны ир-ат хезмәттәшләре яз бәйрәме белән котлады
Лилия Гадельшина

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә гомерен матбугатка багышлаган хатын-кызларны бәйрәм тантанасына җыйдылар. Республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүче ир-егетләр, якынлашып килүче 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, гүзәл затларга концерт куйды.

«Бүген Татарстандагы редакцияләрдә күпчелек хатын-кызлар көч куя. Фотограф, видеооператор, монтажерлар (һ.б.) арасында да хатын-кызлар шактый. Тырыш хезмәтләре өчен гүзәл затларыбызга рәхмәт җиткерәбез, уңышлар телибез», - дип яз бәйрәме белән котлады ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» ТРК генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Әдәби-музыкаль программаны КФУ профессоры, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин алып барды. «Яңа гасыр» телеканалында «Ком сәгате» тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов үзе баянда уйнап, татар җырларын башкарды. Ә аның хезмәттәше – журналист, язучы, шулай ук җырчы Илдар Кыямов баянчы белән килгән иде.

«Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев романсларны матур башкара дип, аның да җырлаганын көттеләр, тик бу юлы ул үз тормышындагы күзәтүләргә нигезләнеп, хатын-кыз логикасы үзенчәлеге турында юмористик чыгыш әзерләгән иде.

«Болгар» радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов шигырьләр укыды. Балык Бистәсе районы газетасында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов үзе язган шигырьләрне яңгыратты. Журналист, шагыйрь, бард җырчы, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге «Филантроп» Халыкара премиясе лауреаты Владимир Гаранин да үзе иҗат иткән җырын башкарды. 

Гомумән, журналист ир-атлар әзерләгән бәйрәм программасы музыкаль номерларга бай булды. Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров матур теләкләр тели-тели, үз репертуарындагы танылган җырларны бүләк итте. Илшат Әминов исә гитарада уйнап, күпләрнең яраткан «Әниемә (“Кадерләп үстергән, мин синең җимешең...”)» җырын башкарды. Бу көнне ул Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителгән яшь журналист хатын-кызларга тантаналы рәвештә таныклыклар да тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100