news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда журналист Рифат Йосыповны искә алдылар

Казанда журналист Рифат Йосыповны искә алдылар
Ралинә Сәлимова

Бүген Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында журналист Рифат Йосыповны искә алу кичәсе булды. Чарада аның абыйсы Фаил Йосыпов, улы Данил Йосыпов, «Нәсыйхәт» тапшыруының элеккеге мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, журналист, танылган алып баручы Илдар Кыямов, «Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бар иде.

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Рифат Йосыповның иртә китеп баруы кызганыч булуын әйтте. «Рифат абыебызга дини утырышларыбыз дога булып барсын. Аның белән эшләве бик җиңел иде. Ул – ислам динен таратуда бик күп өлеш керткән кеше. Арабыздан кинәт кенә китүе бик күңелсез һәм кызганыч. Аллаһыбыз үз янына яхшы кешеләрне дә ала. Шуңа күрә, без догада булабыз», – диде ул.

«Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Рифат Йосыпов белән бергә эшләгән вакытларны искә алды. 

«Искә алу кичәсенә чакыруыгызга рәхмәт. Минем 22 ел гомерем телевидениедә үтте. Шул елларның 16сы Рифат белән бергә үтте. Туры эфирлар вакытында нәрсәләр генә килеп чыкмый. Шул вакытта да ул салкын, сабыр холыклы була белде. Ул диннең эченә кереп, чын мөселман булып китеп барды, мөселман булырга өлгерде. Аның китүе – миңа шок ясады. Урыны җәннәттә булсын. Аллаһ аның белеп кылган, белми кылган гөнаһларын ярлыкасын. Туганнарының зур кайгысын уртаклашам», – дип сөйләде ул. 

Журналист Илдар Кыямов Рифат Йосыповны үз эшенең чын остасы дип атады. «Телевидениедә Рифат абый үз эшен җиренә җиткереп башкара торган чын профессионал иде. Нинди генә программаны эшләсә дә, нинди генә тапшыруга алынса да башыннан азагына кадәр сыйфатлы итеп башкарып чыга иде. Профессионализм өчен җан атып яши торган кеше иде. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!» – дип сөйләде ул.

  • Рифат Йосыпов 1961елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан театраль училищесын тәмамлаган. 1988 елдан 2022 елның сентябренә кадәр телевидениедә эшләгән, соңгы 20 елда «Нәсыйхәт» телевизион тапшыруының режиссеры булган.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100