news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда зур йөк машинасы пенсионерны бәрдергән

Өлкән яшьтәге ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Сканиа» йөк машинасы Җиңү проспектындагы 21 Б йорты каршында җәяүлене бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда 112 ашыгыч хезмәтне чакыру бердәм номерына шул хактагы хәбәр кичә 15.00 сәгатьтә килә. Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 71 яшьлек ир-атның тиешсез урыннан юл аркылы чыгуын ачыклый. Өлкән яшьтәге ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.

news_right_1
news_right_2
news_bot