Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда зур тизлектә баручы автомобиль самокатлы баланы бәрдергән
Бала машина капотында берничә метр барган.
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Казанда зур тизлектә баручы автомобиль самокатлы баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте видеосы социаль челтәрдә чыкты.
Һәлакәт бүген көндез Идел буе районының Кол Гали урамында булган.
Видеода баланың җәяүлеләр юлына чыгуы, самокатка басуы һәм юл аша чыгарга омтылуы күренә. Шул вакытта аны җиңел машина бәрдереп китә. Бала машина капотында берничә метр бара, аннары автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.
Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчене тәгәрмәч астыннан алганнар һәм хастаханәгә озатканннар. Хәзер бала табиблар күзәтүе астында.
Әлеге җәяүлеләр юлын кемдер ясап куйган һәм ул чын “зебра” түгел, дип тә хәбәр итә чыганак. Аның шулай икәнлеген җәяүлеләр юлы турында кисәтү билгесе булмау да дәлилли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз