news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда зур спорт чараларын үткәрү Татарстанга инвестицияләр китерә – Марат Бариев

Бүген Дәүләт Думасы депутаты халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында спорт буенча тематик сессия утырышын алып барды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2005-2010 елларда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры, 2010-2011 елларда Россия Олимпия комитеты башкарма директоры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев республикада спортка игътибарның зур булуы - Татарстанга инвестицияләр кертүгә ярдәм итү дип саный. Бүген ул “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Татарстан дөнья спортын каршылый” дип аталган тематик сессияне алып барды һәм конференциянең йомгаклау өлешендә үз эшләренә нәтиҗә ясады.

“Спорт хәзер бик нык сәясәтләшә бара. Без моны күреп торабыз. Спорт белән кызыксыну арта. Эре спорт чаралары вакытында телеаудитория дүрт-биш миллиард кешегә җитә. Башка бер генә чара да Олимпия уеннары, Футбол буенча дөнья чемпионаты кадәр игътибарны җәлеп итми, - диде Марат Бариев. - Секциядә катнашучылар Россиянең, Җәйге Олимпия уеннарыннан башка, дөньядагы бөтен эре спорт чараларын кабул итүен билгеләп үттеләр”.

“Әлеге спорт чараларының яртысы Казанда да уза. Без моның Казанга нигә кирәк булуы һәм республикага нәрсә бирүе турында сөйләштек, - дип дәвам итте депутат. - Без республиканың инвестицияләр ягыннан уңышлы булуы спорт чараларына да бәйле дигән фикергә килдек. Спорт чараларына әзерлек Казанның кыяфәтен, имиджын, образын уңай якка үзгәртә, шуның белән бергә инвестицияләр җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирә”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100