Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Зур мәгърифәтчелек фестивале оештырыла
19 сентябрьдә Казандагы Тарихи паркта Рюриковичлар чорына багышланган «Россия – Минем тарихым» дигән Зур мәгърифәтчелек фестивале ачыла. Килүчеләр ачык лекторий ярдәмендә Борынгы Русь тарихына чумачак, интерактив программаларда, иҗади остаханәләрдә һәм гаилә уеннарында катнаша алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тарихи паркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальнең төп темасы итеп Борынгы Русь дәүләтенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, аның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, архитектурасы һәм берничә гасыр элек яшәгән кешеләрнең көндәлек тормышы билгеләнгән. Кунаклар өчен «Үткәнгә сәяхәт» дип аталган тикшеренү-эзләнү уены әзерләнәчәк. Катнашучыларга күргәзмә буенча юл күрсәткечләре биреләчәк һәм алар, биремнәрне үтәп, үзләренең сурәтле елъязмаларын җыя алачак.
Шулай ук биредә ачык тарихи лекторий эшләячәк. Килүчеләргә Рюриковичлар чорының төп вакыйгалары, урта гасыр дәүләтенең тормышы һәм борынгы рус сугышчыларының хәрби сәнгате турында сөйләячәкләр.
Аерым бер программа традицион һөнәрчелеккә багышлана. Остаханәдә кунаклар «Әйлән-бәйлән курчагы» – тукымадан, әмма энә белән текмичә, күз тиюдән саклый торган курчак ясый алачак. Моннан тыш, теләүчеләр өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча интерактив мәйданчык әзерләнәчәк.
Фестиваль программасын бәйрәм концерты тәмамлаячак. Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен рус һәм татар телләрендә халык һәм эстрада җырлары яңгыраячак. Шулай ук иҗат төркемнәре үз чыгышларында тамашачыларны Россия халыкларының бию традицияләре белән таныштырачак.
Чарада Халыкара яшьләр фестивале кунаклары да катнашачак. Екатеринбургтагы программа тәмамланганнан соң, чит ил катнашучылары Казан тарихи паркына киләчәк һәм биредә заманча күпмәгълүматлы электрон технологияләре аша Россия тарихы белән танышачак.
Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Теләүчеләрнең барысын да Оренбург тракты, 8 нче йорт адресы буенча көтәләр. Чараның барлык мәйданчыкларына да керү бушлай.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз