Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Зуля Камалованың иҗаты турында ачык фикер алышу узачак
2 август, якшәмбе көнне, Аксенов исемендәге скверда танылган җырчы Зуля Камалованың бай иҗат мирасына багышланган ачык сөйләшү уздырыла.
Иҗади очрашуда журналистлар, музыкантлар, продюсерлар һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнашачак. Алар җырчының сәнгать сөюче дуслары белән бергә Зуля Камалова иҗатының заманча татар музыкасы үсешенә йогынтысы һәм ни өчен аның җырлары яңа буын артистларын һаман да илһамландыруы турында фикер алышачак.
Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, кичәнең ахырында кунакларга җырчының концертларыннан сирәк сакланган архив видеоязмасы тәкъдим ителәчәк.
Хәтер кичәсе 19:00 сәгатьтә башлана.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз