news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә

Ремонт эшләре бару сәбәпле, урам ябылачак.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Казанда 23 — 27 апрельдә Р.Зорге урамы буенча 101 һәм 121нче йортлар арасындагы участокта автомобильләре хәрәкәте өчен ябылачак, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Транспорт хәрәкәте ремонт эшләре бару сәбәпле ябылачак, дип билгеләп үттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Автомобилистлар вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләренә игътибарлы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot