news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Зөһрә Сәхәбиева һәм Руслан Баһадурның юбилейларына багышланган концерт узды

Казанда Зөһрә Сәхәбиева һәм Руслан Баһадурның юбилейларына багышланган концерт узды
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты

Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага 75 яшь һәм Татарстанның атказанган артисты Руслан Баһадурга 50 яшь тулу уңаеннан «Халкыбыз моңнары» юбилей концерты узды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты хәбәр итте.

Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге оештырды.

Юбилей кичәсе кысаларында «Хәләл» үзәге генераль директоры Айдар Газизов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдинның котлау сүзен укыды һәм Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага «Хезмәте өчен» медален, ә Татарстанның атказанган артисты Руслан Баһадурга Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медален тапшырды. Шулай ук юбилярлар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Программада юбилярлар репертуарыннан популяр җырлар яңгырады. Шулай ук кичә Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык инструментлары оркестрының чыгышлары белән үрелеп барды. Концертта шулай ук «Ялкын» коллективы, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле матур хореографик номерлар белән катнашты. Баянчылар музыкаль попурри тәкъдим итте.

Чара республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды һәм татар музыкаль мирасын саклауның әһәмиятен күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot