news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үзмәшгульләргә 8 миллион сумга якын грант биреләчәк

Казанда яшәүче 76 үзмәшгуль грант алачак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда яшәүче 76 үзмәшгуль 8 миллион сумга якын грант алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләде.

«Грант алу конкурсының ике этабы кысаларында грант күләме 7,7 миллин сум тәшкил иткән», — дип сөйләде ул.

Конкурста җиңгән 79 кеше 3,2 миллион сумлык салым түләгән. 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салым, коронавирус пандемиясе сәбәпле, федераль ярдәм кысаларында үзмәшгульләргә кире кайтарылган.

«Үзмәшгуль казанлылар икътисадның төрле өлкәләрендә эшли. Грантка бирелгән гаризаларның яртысына якыны хезмәт күрсәтү һәм техника өлкәләренә туры килә», — диде ул.

Бүген конкурсның 11 июньнән 10 июльгә кадәр барган икенче этабында җиңгән 33 кеше белән килешү төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot