Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Жиңү Проспекты» метро станциясендә бер бабай метро юлына егылып төшкән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген иртән Казанның «Жиңү Проспекты» метро станциясендә өлкән яшьтәге ир-ат метро юлына егылып төшкөн. Метрополитен хезмәткәрләренең уяулыгы һәм профессиональлеге аркасында фаҗигане булдырмый калганнар, дип хәбәр итә Метроэлектротранс матбугат хезмәте.
«Поезд машинисты, юлдагы кешене күреп, кичекмәстән ашыгыч рәвештә поездны туктаткан. Шул арада метро хезмәткәрләре ир-атны тиз арада юлдан эвакуацияләгәннәр һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Зыян күрүче үзенең егылып төшүен кинәт баш әйләнү өянеге булды, дип аңлаткан. Җитди хәл булуга карамастан, метрополитен гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта поездлар график буенча, тоткарлыксыз хәрәкәт итә», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз