news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Зиннур Хөснияр исемендәге ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе булды

Казанда Зиннур Хөснияр исемендәге ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе булды
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда язучы, «Салават күпере» журналына нигез салучы, «Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр исемендәге ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе оештырылды. Чара «Очар кошлар юлын эзләр» дигән исем астында үтте. Ул шәһәрнең 171нче санлы мәктәбендә үткәрелә.

«Кем генә булырга хыяллансагыз да, бүгеннән үк матур әдәбият белән танышып барырга тырышыгыз. Әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, романнар һәм повестьлар укыгыз. Матур әдәбиятны уку сезгә математика, физика һәм химия кебек шактый катлаулы фәннәрне өйрәнгәндә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Шуннан соң быел «Салават күпере» журналына да 35 ел. Аны башлап җибәргәндә, әлбәттә, катлаулы чаклар да булды. Бу Советлар Союзы таркалып илне үзгәртеп кору заманы булды. Басма өчен Финляндиядән махсус буяулар алып кайта идем. Һәм СССР Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалков та съездда югары бәя бирде», – дип билгеләде Зиннур Хөснияр.

Конференциягә татар балалар бакчалары җитәкчеләре һәм туган тел һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар катнашты. Чара барышында «СалаваTik» вокал төркеменнән һәм мәктәп укучыларыннан музыкаль номерлар булды.

«Өченче мәртәбә безнең мәктәп кысаларында шушындый яхшы чара уза. Конференция 5 секциягә бүленде: «Зиннур Хөснияр иҗатында милләт темасы»; «Зиннур Хөснияр иҗатында моң темасы» (эзләнү эшләре), «Татар әдәбиятында тема һәм образлар» (Бүгенге заман татар хатын-кызы нинди?), «Матур әдәбиятта әдәп-әхлак темаларының чагылышы»; «Класстан тыш сәгатьләрдә «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларын куллану», – диде Казанның Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рания Галиәкбәрова.

Шулай ук чарада «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова чыгыш ясады. Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында Казан шәhәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Биктова, идарәнең баш белгече Рәйханә Баhавиева да бар иде.

  • Зиннур Хөснияр – язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Шәйхи Маннур, Фатыйх Хөсни (2001), Гаяз Исхакый (2008) исемендәге әдәби, Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр (2019), Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр (2009) премияләре лауреаты. Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) берлекләре әгъзасы. Зиннур Хөснияр 1989 елда балалар өчен беренче татарча журнал чыгару идеясен күтәрә. 1990 елның 1 мартында «Салават күпере» журналының беренче саны дөнья күрә.
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100