Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Жиләкле» җиләк фестивале башланып китте
Бүген Казанның Кызыл Какшай урамында беренче «Жиләкле: җиләкле очрашулар» фестивале башланып китте. Әлеге тарихи урынның бай җиләк традицияләренә багышланган чара Казан халкын, шәһәр фермерларын һәм моннан 500-600 ел элек булган борынгы Жиләкле авылы истәлеген яңарту омтылышын берләштерде.
Фестивальгә килгән Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков чараның тирән символикасын ассызыклады: «Жиләкле» дигән атама – ул матур сүз генә түгел. Биредә 500-600 ел элек булган авыл шулай аталган. Мәйданчык та очраклы рәвештә сайланмаган – бу тарихи Җиләкле Бистәсенең (аның составына Жиләкле авылы кергән булган) иң чите. Соңрак авыл Җиләкле Алан дип атала башлый. Быел без бу авылның Казан составына керүенә 200 ел тулуны бәйрәм итәбез».
«Жиләкле: җиләкле очрашулар» фестивале бүген 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз