news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Зифа Басыйрова яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелачак

ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова истәлегенә җырчы яшәгән йорт диварына мемориаль такта куела.
«2023 елның 4 октябрендә Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була», дип хәбәр итә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.
Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына - Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак.
Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары чакырылган.
Тантана 10.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100