news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда журналистлар беренче ярдәм күрсәтү курсы узды

ММЧ вәкилләренә йөрәк-үпкә реанимациясе ясарга, ясалма сулыш алдырырга өйрәттеләр

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Дәүлетшин). Бүген Казанда Республика клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан АМТЕС югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә ММЧ вәкилләре беренче ярдәм күрсәтү буенча махсус курс уздырылды.

Курсны үткәргән инструктор кыз кунакларны беренче медицина ярдәме күрсәтүнең хокукый аспекты, куркынычсызлык техникасы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары җыелучылар махсус манекеннарда гамәли күнекмәләргә кереште. Курс барышында журналистларга ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче йөрәк-үпкә реанимациясен ясарга, сулыш юллары томаланган очракта нишләргә кирәклекне күрсәттеләр. ММЧ вәкилләре дефибрилляторның ничек эшләгәнен дә, кан китү, яра һәм бәйләү төрләрен дә күрде.

Терәк-хәрәкәт аппараты имгәнүләре, бер яки ике коткаручы һәм кул астында булган чаралар ярдәмендә авыруларны күчерү темасына да кагылдылар. Шулай ук эпилепсия, инсульт һәм йөрәк өянәге вакытында нишләргә кирәклекне дә аңлаттылар.

АМТЕС югары медицина технологияләре үзәге директоры Леонид Галинский сүзләренчә, мондый курс Казанда урнашкан бер фирма тарафыннан эшләре күп санлы кешеләр белән бәйле һөнәр вәкилләре өчен берничә ел дәвамында үткәрелә. Ул балалар бакчалары, мәктәп, супермаркет хезмәткәрләре өчен актуаль.

"Без киләчәктә бу программа республиканың барлык учреждениеләре өчен мәҗбүри булыр дип өметләнәбез", - диде Галинский.

Курс 16 сәгатькә исәпләнгән һәм коммерция нигезендә үткәрелә.   

news_right_1
news_right_2
news_bot