news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда журналист Эльвира Кудрецкаяны соңгы юлга озаттылар

«Татарстан» радиосында 30 елдан артык сәяси-мәгълүмати тапшырулар алып барган журналистны «Курган» зиратында җирләделәр.

Казанда журналист Эльвира Кудрецкаяны соңгы юлга озаттылар
Владимир Васильев

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 1 гыйнварда Казанның Нагорный бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, радиожурналист Эльвира Кудрецкая белән хушлашу мәрасиме үтте.

Эльвира Кудрецкаяны соңгы юлга озатырга «Татарстан» радиосыннан хезмәттәшләре, иҗат әһелләре һәм якыннары җыелган иде. Тарихчы галим Айдар Хәбетдинов әнисенең эшчәнлегендә олы һәм яшь буын кешеләренең терәк-таяныч булганын әйтте.

«Әнием Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр белән дус иде. Ул татар мәдәнияте, тарихы, дәүләтчелегенә багышланган тапшырулар да алып барды, аеруча 1980 елларның ахыры — 1990 елның башы аның иҗаты гөрләп торган чор иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Эльвира Геннадьевна Кудрецкая (Кудрятова) — шагыйрь Һади Такташның хатыны Гөлчирәнең (Гөлчәһрә) кызы, тарихчы Айдар Хәбетдиновның әнисе.

«Без әни белән уртак фикер табып яшәдек. Уртак кызыксынуларыбыз да бар иде — шагыйрь Һади Такташ иҗатын өйрәндек. Язмыш шундый: әнине Такташның туган көнендә — 1 гыйнварда Казанның „Курган“ зиратында җирлибез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, Эльвира ханымның килене Миләүшә Хәбетдинова.

Эльвира Кудрецкая (1942-2020) — Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист. Казан шәһәрендә туа. 1959-1964 елларда Казан дәүләт университетының рус телен милли мәктәпләрдә укыту бүлегендә укый. 1968-1970 елларда «Кировец» газетасында эшли. 1970-2002 елларда «Татарстан» радиосында «Между Волгой и Уралом» (Идел-Урал арасы) дигән сәяси-мәгълүмати тапшырулар алып бара. 2002 елда лаеклы ялга чыга. 2020 елның 31 декабрендә Казанда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100