news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Жигули» шоферы бер әбине бәрдергән, җәяүле хастаханәдә һәлак булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 80 яшьлек хатын-кыз юл аркылы тиешле булмаган урында чыккан.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «Жигули» шоферы бер әбине бәрдергән, җәяүле хастаханәдә һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке дүртләр тирәсендә Сәлимҗанов урамының 2г/1 йорты каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 5нче модельле «Жигули» автомобиленең 75 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм тиешле булмаган урында урында юл аркылы чыгарга уйлаган 80 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Башы җәрәхәтләнгән һәм аягы сынган әбине хастаханәгә озатканнар. Табибларның тырышлыгына да карамастан, аны саклап кала алмаганнар һәм карчык хастаханәдә җан биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot