news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең беренче концерты башланды

Фестивальнең төп максаты – татар телендә популяр музыканы сыйфатлы итеп үстерүгә ярдәм итү һәм аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казанда М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең беренче концерты башланды. Бүгенге программа ике өлештән торачак, барлыгы 29 чыгыш каралган. Фестиваль "Татар җырлары яңа яңгырашта" шигаре белән үтә.

2016 елның «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә халыкара конкурслар лауреатлары Лилиана Газизова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Марсель Вәгыйзовлар катнаша. Моннан тыш, тамашачы бүген татар эстрада сәхнәсе аша таныш Илвина Миннегалиева, Зәринә Хәсәншина, Алинә Шәрипҗанова, Гөлназ Солтанова, Илгиз Шәйхразиев, Раяз Фасыйховның чыгышларын карый алачак. Фестивальдә шулай ук Айгөл Гардисламова, Зәринә Вилданова, Карина Җиһаншина, Илнар Ялалов, Әмир Әхмәдишин, Илнар Миранов, Рамил Мурдымов, Камил Хәйбуллин, Максут Юлдашев, Юлия Гарифуллина, Әлфия Нигъмәтуллина чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук ил күләмендә үткәрелгән "Голос" проекты аша танылган Румия Ниязова белән Язилә Мөхәммәтова та җырлаячак. Беренче бүлек ахырында дөньякүләм танылган музыкант Вадим Эйленкриг, оркестрга кушылып, трубада "Әдрән диңгез" әсәрен башкарачак.

Мәгълүм булганча, татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган иде. Бу идея 2015 елның мартында, Хөкүмәт йортында РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләгәндә әйтелде. 

"Үзгәреш җиле" проектында катнашачак яшь татар җырчыларын Венера Ганиева җитәкчелегендәге экспертлар командасы сайлады. Проектның режиссеры, сәхнәгә куючы – Юрий Александров. Музыкаль җитәкчесе – Вадим Эйленкриг. Фестиваль сәхнәсен бизәүче – РФ Театр әһелләре һәм Мәскәү рәссамнар берлекләрендә әгъза булып торган Виктор Герасименко. Фестивальдә катнашучы җырчылар белән ел дәвамында вокал буенча педагоглар - мәскәүле Алексей һәм Ксения Коробковлар шөгыльләнде. Проектның дирижеры – Станислав Курбацкий (Мәскәү).

"Татар-информ" фестиваль концертыннан фоторепортаж тәкъдим итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100