news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең беренче концерты башланып китте

Беренче концертта оештыручылар 32 татар җырының яңача яңгырашын тәкъдим итә.

Казанда “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең беренче концерты башланып китте
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестивале башланып китте.

Искәртеп үтәбез, “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале концертлары беренче мәртәбә 2016 елның 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, 4 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үткән иде. Музыка белгече, Сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев билгеләп узганча, “әлеге проект, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, безнең эстрадага үзгәреш кертергә тырышу идеясен тормышка ашыру ниятеннән башланып китте. Әгәр дә инде куелган сорауга әйләнеп кайтсак, проблема татар музыка сәнгатенең бүгенге дәрәҗәсендә, аның «конвертацияләнү сәләтендә» (бөтенроссия, Евразия, дөнья югарылыгына); «Үзгәреш жиле» («Ветер перемен») Татар җыры фестивале исемен алган проект - проблеманы хәл итү юлында ясалган беренче адым”.

Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда өч концерт буларак – 1, 2, 3 декабрь көннәрендә үтә.

Фестиваль концерты үтәсе залның декорациясе басмалы итеп эшләнгән. Музыкантлар басмаларда урнашканнар. Алып баручылар - Татарстанның атказанган артисты Гәлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров шушы басмалардан төштеләр. Алып баручылар фестиваль турында мәгълүмат биреп, җырларны классика, эстрада дип бүлмәүләрен, бер сәхнәдә тәҗрибәле артистлар белән бергә яшьләрнең дә чыгыш ясаячакларын билгеләп үттеләр. Алып баручылар концертны татар телендә алып бара.

Концертны Казан дәүләт консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова "Сибелә чәчәк" җыры белән башлап җибәрде.

Беренче концертта оештыручылар 32 татар җырының яңача яңгырашын тәкъдим итә. Җырларны Вадим Эйленкриг оркестрына һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына, шулай ук баянчылар Ринат Вәлиев һәм Айдар Сәләховка кушылып 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкара. Дирижер – Станислав Курбацкий (Мәскәү). Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «STREET JAZZ» балеты (Мәскәү) бизи.

Программадан күренгәнчә, җырчылар нигездә үткән ел катнашучылар. Проектка быел кушылучылар – Мәликә, Салават Миңнеханов, Лилиана Ирназарова, «Jukebox trio» егетләре, “Ямьле” кызлары. Доминикан чыгышлы итальян җырчысы Lucy Campeti “Әпипә”не башкара. Былтыр вокал буенча укытучы булган Ксения Коробкова быел үзе дә җырлаячак – ул “Су буйлап” татар халык җырын сайлаган.

Илгиз Шәйхразиевка Асаф Вәлиевнең “визит карточкасы” булган “Эх, сез, матур кызлар” җырын яңача яңгырату бурычы йөкләнгән. Билгеле булганча, бу - удмурт авторлары язган җыр. Айдар Галимов төркемендә җырлаган Лилиана Ирназарова “Элмәлек” башкорт халык җырын тәкъдим итә. «Jukebox trio» фестивальдә җырлаячак җырын быел Казан концертларында уңышлы файдаланды инде. Егетләр социаль челтәрләрдәге битләрендә концертның анонсы буларак татар теле дәресләре башлап җибәргәннәр иде. “Ком бураны” шуларның берсендә яңгырап шактый “лайк” җыйды. Ренат Ибраһимов башкаруында заманында бик популяр булган “Төсле җыр”ны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, Венера Ганиева шәкерте Ильмир Сәгадиев җырлый. Ул “Татар моңы” һәм Р.Ваһапов конкурслары лауреаты булса да әле тамашачыга артык танылмаган егет. Фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясавы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100