news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Зенит»ның җиңүен яңа граффити белән мәңгеләштерәчәкләр

Граффитиның авторы - рәссам Азат Алиев.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанда «Зенит» волейбол клубының Россия чемпионаты финал матчында җиңү уңаеннан яңа граффити пәйда булачак. Аның авторы - рәссам Азат Алиев (ул күбрәк SlyDog тәхәллүсе белән билгеле).

Спартак урамындагы 87нче йорт фасадында «Зенит» дигән язуны, шулай ук волейболчы һәм «Казан» гаилә үзәге контурларын күрергә була инде.

Моңа кадәр рәссам Казан дары заводының 230 еллыгы уңаеннан өч катлы йорт биеклегендә граффити ясаган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot