news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әлеге конкурсны үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра.

Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр
Рамиль Гали

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Фән Вәлиәхмәтов үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештырган конкурсның Гала-концерты “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узды.

Быел бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Талантларның чыгышын VII “Бөтенроссия татар эшмәкәрләре” җыенына килгән 750 делегат карады.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әлеге конкурсны үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра. “Тальянда үзе уйнап, халык җырларын башкаручылар бүген бик аз. Бу хәлне үзгәртәсем һәм яшьләрне җәлеп итәсем килде. Безгә алмашка талантлы йолдызлар үсүен телим. Татар, тальян моңын яратучылар бөтен илебезгә таралсын иде”, - ди күренекле артист.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Рамазан” төрки милли-агарту җәмгыяте рәисе Марат Шәрипов, Туймазы районындагы танылган эшмәкәр һәм композитор Фәнир Галимов ярдәме белән оештырыла.

“Быел конкурсны уздыру тәкъдимен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та күтәреп алды. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да ярдәмләшеп эшләргә язсын”, - дип билгеләп узды Фәнир Галимов.

Конкурста 55 яшькә кадәрле башкаручылар катнашты. Алар тальянда һәм гармунда уйнап, татар халык җырларын башкарды. Чарада катнашу теләген илледән артык кеше белдергән. Әмма беренче сайлап алу турын (җибәрелгән видеоязмаларны карау) 34 кеше генә үткән. Бәйгегә Башкортстан белән Татарстаннан тыш, илнең башка төбәкләреннән дә байтак кеше килгән.

Конкурста катнашучылар белән беррәттән, сәхнәдә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, җырчы Асылъяр, Марсель Вагыйзов, күренекле баянчы Ринат Вәлиев чыгыш ясады.

Конкурсантларны ике төркемгә бүлеп бүләкләделәр: 20 яшькә кадәргеләр һәм 20дән 50 яшькәчә. Башкортстан өлкәсенең Туймазы шәһәреннән килгән Илнур Газизов Гран-при алды. Аңа өр-яңа затлы тальян гармунын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүләк итте.

Сәхнәдә “Минем авылым” бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Бәйге шартлары нигезендә, конкуска һәркем үзенең авылы турында язып җибәргән. “Барысы 230га якын эш кабул иттек. Иҗади эшләрне алты номинация буенча бүләклибез. Һәр номинациядә укучы балалар, студентлар һәм өлкәннәр аерым билгеләнде", – диде Фәнир Галимов.

Җиңүчеләргә планшет һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Шулай ук һәр катнашучыга Рәхмәт хаты бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100