news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Үзбәкстан гүзәле - 2019" җиңүчесен ачыкладылар

Җиңүче титулын яулаган Юлия Ким "Дөньяның энҗе бөртеге” халыкара студентлар матурлык бәйгесендә үз илен тәкъдим итәчәк.

Казанда "Үзбәкстан гүзәле - 2019" җиңүчесен ачыкладылар
prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Үзбәкстан гүзәле - 2019" матурлык конкурсы җиңүчесен ачыкладылар. "Үзбәкстан гүзәле—2019" титулын Юлия Ким яулады. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Быел җиңүче исемен алу өчен Татарстан Республикасы башкаласына Ташкенттан укырга килгән җиде студент кыз ярышты. 

Бәйге өч этапта узды. Кызлар милли җыр һәм бию башкарды, шигырь сөйләде. Шулай ук алар интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирде.

"Үзбәкстан гүзәле—2019" титулын яулаган Юлия Ким "Дөньяның энҗе бөртеге” халыкара студентлар матурлык бәйгесендә үз илен тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot