news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Затлы мәҗлес»нең чираттагы утырышы «Борчулы уйлар» темасына багышланды

Казанда «Затлы мәҗлес»нең чираттагы утырышы «Борчулы уйлар» темасына багышланды
Татарстан мөселманннарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Казанда Галиев мәчетенең конференц-залында «Затлы мәҗлес» проектының чираттагы очрашуы узды.

«Затлы мәҗлес» проектының үзенчәлеге шунда, ул гадәти лекцияләр форматында түгел, ә дин турындагы дустанә сөйләшүләр рәвешендә үткәрелә. Бу турыда Татарстан мөселманннарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәге очрашу «Борчулы уйлар» темасына багышланган иде. Оештыручылар борчылуны җиңәргә ярдәм итүче техникалар белән уртаклашты. Очрашуның иң истә калырлык, күңелләрне җылыта торган өлеше мөслимәләрнең аралашуы белән бәйле булды.

Кичә ахырында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова, проблемаларны хәл итү өчен, Аллаһка тәвәкәллек итәргә кирәклеге турында лекция сөйләде. Чираттагы «Затлы мәҗлес» Кабан күле буенда саф һава сулап йөрү белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100