news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда зарарланган чыршылар сатканнар

Карантин кагыйдәләрендә аларга тыю каралган

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанда зарарлы чыршы сатуның 7 очрагы теркәлгән. Яңа елның яшел гүзәлләре карантинда каралган куркыныч объектлар белән зарарланган. Карантин законнарында каралган таләпләрне бозган сатучылар административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә “Татар-информ” хәбәрчесенә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Җыеп кына әйткәндә, барлыгы 20 мең чыршы тикшерелеп, калганнарында карантин тыйган объектлар табылмаган. Энәле агачларны Яңа ел алдыннан Татарстанга Марий Эл, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан кертелгән, аларның шактый районнарында карантинлы фитосанитар зона игълан ителгән булган. Агач корткычларыннан аеруча куркыныч саналганы – кара нарат мыекчасы (черный сосновый усач). Андый коңгыз белән зарарланган агачның һәлак булуы котылгысыз, моннан тыш, шушы корткыч кергән агачны бәйрәмнән соң чыгарып ташлагач, ул шушы тирәлектәге исән агачларны зарарларга мөмкин. Шул рәвешле, кагыйдә таләпләрен үтәмәү тирәлеккә, Татарстан урманнары иминлегенә яный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot