news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Замбези елгасы» зоопаркы тест режимында ачылды

Керү билеты өлкәннәр өчен 300 сум, ә өч яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларга 150 сум тора.

 Казанда «Замбези елгасы»  зоопаркы тест режимында ачылды
соцсети

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда тест режимында «Замбези елгасы» яңа зоопаркы ачылды. Бу хакта зоопаркның матбугат хезмәте Instagram челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр итә.

«Көтеп алынган очрашу! Иртәдән үк „Замбези елгасы“ зоопаркы ишекләрен ачтык. Зоопарк җитәкчелеге һәм хезмәткәрләр килүчеләрен зур дулкынлану белән көтте. Һәм менә бу тормышка ашты», диелә хәбәрдә.

Оештыручылар зоопаркның әлегә 40 процентында гына хайваннар булуын әйтә. Шуңа да әлегә ул шәһәргә Яңа елга бүләге сыйфатында тест режимында ачылды.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, зоопаркка керү билеты өлкәннәр өчен — 300 сум, ә өч яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларга 150 сум торачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot