news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда заманча шигърият фестивалендә яңа татар басмалары тәкъдим ителәчәк

Биредә «Салават күпере», «Сабантуй», «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» журналларының яңа саннарын күреп була.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» чыгарган журналлар һәм китаплар, шулай ук татарча открыткалар заманча шигърият фестивалендә әдәби маркетта тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестиваль Казанның «Черек күл» паркында 14 августта көндезге уннан кичке сигезгә кадәр була.

Биредә татарча сканвордлар, балалар өчен татар телендә буягычлар була. «Татмедиа» чыгарган татарча китаплар белән беррәттән, танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтованың өр-яңа китабы да сатылачак.

«Салават күпере», «Сабантуй», «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» журналларының яңа саннары да тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә Мәскәүдән килгән шагыйрә А. Астахова чыгыш ясар, дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100