news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда заманча мегаполиста транспорт мәсьәләләрен хәл итү юллары турында лекция була

Анда булу өчен, алдан теркәлү таләп ителә

 (Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). 17 февраль 15.00дә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының актлар залында (Зеленая урамы, 1 нче йорт, 2 нче корпус) «Заманча мегаполиста транспорт мәсьәләләрен хәл итү юллары» темасына лекция була. Аны Югары икътисад мәктәбенең Транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин укыячак. Галим транспорт сәясәтен камилләштерү , ягъни юл хуҗалыгы мәсьәләләрен, шәһәр транспортын планлаштыру һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру өлкәсендә нәтиҗәле эш алып бара.

Залда урыннар саны чикләнгән булганга һәм бинага билгеләп кертү системасы урнаштырылганга, лекциягә килергә теләгән һәркем 510-46-49 телефоны аша алдан теркәлү үтәргә тиеш, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot