news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда заманча исем белән аталган татар ашлары тәкъдим ителде

Менюда “өчпочмакфреш” һәм “кыстырбургер” дип аталган ризыклар бар.

Казанда заманча исем белән аталган татар ашлары тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда якын көннәрдә яңа заманча татар халык ашлары чыгара башлаячаклар. Аларны татар ризыклары һәм заманча популяр атамалы ризыкларга охшашлы итеп, мәсәлән, “өчпочмакфреш” дип атаганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Түбәтәй” татар рестораны директоры Руслан Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Күпләр татар халык ашларын әзерләү – авыр хезмәт дип саный. Безнең бу фикергә карашны үзгәртәсебез килә. Кешеләр татар ризыкларында камыр, бәрәңге, ит һәм шулпа бар дип кенә күзаллый. Бу очракта яңа уйлап табылган иң файдалы ризык – “өчпочмакфреш” дип әйтә алам. “Кыстыбургер”лар да яшелчәләрдән, юка камырдан гына тора. Шуңа күрә бу стереотипны җимерергә тырышабыз”, - диде Руслан Гыйльметдинов.

Директор фикеренчә, татар халык ашларына үзгәрешләр кертеп була. “Моңа ирешү юлларын эзлибез. Акрынлап килеп чыга дип уйлыйм. Татар ашларын яңартып, шул ук вакытта файдалы итеп тәкъдим итәбез. Әйтик, чүпрәсез камырлар гына кулланырга тырышабыз”, - диде ул.

“Түбәтәй” ресторанының pr-менеджеры Ләйлә Лерон онытылган татар халык ризыкларның берсе – дучмак дип атады. “Без аны менюга да керттек. Йомырка, сыр һәм томат, традицион дучмак бар. Шулай ук балан бәлешен дә атар идем. Безнең әби пешерергә ярата иде аны”, - диде ул.

“Солтан Сафин “кыстыбургер” һәм “өчпочмак-фри”ны да уйлап тапты. Яңа татар ризыгы – “өчпочмакфреш”ны да ул башында уйлап йөрде дә, пешекчебез белән берлектә уйлап таптылар. Әлеге ризыкларны татар кухнясына кертеп җибәрәсебез килә, чөнки ризыктан гел бәрәңге, ит һәм камыр, ә тәмләткечләр юк. Шуңа күрә яңа ысуллар табабыз, дөньякүләм халыкка җиткерәсебез килә”, - диде Ләйлә Лерон.

“Түбәтәй” татар ресторанының өченче ноктасы үзенең ишекләрен 10 октябрьдә ачачак. Хезмәткәрләр сүзләренчә, аны махсус күп кеше йөри торган җирдә ачканнар. “Студентлар Университет урамы буйлап бик күп йөри, гомумән, без һәр килгән кешене шат йөз белән каршы алабыз”, - диде директор Руслан Гыйльметдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100