news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда заманча этникара һәм милләтара мөнәсәбәтләр проблемалары хакында фикерләшәләр

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә илнең 34 шәһәре вәкилләре катнаша

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процесларга мониторинг үткәрү һәм аларны җайга салуның уңай тәҗрибәсе" дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды.

Чара башында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Сәламләүдә, аерым алганда, дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру, милләтара һәм конфессияара дуслык һәм татулык тәэмин итү, төрле этник бергәлекләрне диалогка тарту, низаглы вәзгыятьләрне кисәтү мәсьәләләре дәүләтнең өстенлекле бурычы булып тора, шул ук вакытта  эшчәнлекне экспертлар күз уңы аша, әйдәп баручы фәнни үзәкләрне җәлеп итүгә аерым роль бирелә, диелгән.

Казанда 25-27 сентябрьдә узачак конференция ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Россия Фәннәр академиясенең Социология институты, шулай ук Россия социологлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган.

Конференциядә катнашучылар ике көн дәвамында милләтчелек, милли һәм этник тәңгәллек үсеше мәсьәләләре, замана яшьләре проблемалары турында фикер алышачак. Моннан тыш, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар Татарстанның этносларга бәйле актуаль проблемаларны хәл итүдәге тәҗрибәсе белән танышачак, шулай ук үз төбәкләрендәге тәҗрибә турында да сөйләячәк.

"Республика милли программалары кысаларында Татарстан галимнәре тарафыннан зур күләмле проектлар тормышка ашырыла, аларның нәтиҗәләре фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Бүгенге көндә Татарстанның илнең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керүе берәүгә дә сер түгел. Мондый нәтиҗәләрдә төбәктәге толерантлык зур роль уйный", - дип ассызыклады ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов. 

Әйтергә кирәк, конференциядә Россиянең 34 төбәгеннән башкарма хакимият, РФ субъектлары дәүләт органнары вәкилләре, милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча галим һәм экспертлар катнаша.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100