news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда заманча татар модасы турында лекция узачак

«Миллиард.Татар» проекты Казан халкын һәм кунакларын стилист һәм мода өлкәсендә эксперт – Fashion Iftar проектына нигез салучы Җәннәт Минһаҗеваның лекциясенә чакыра. Бу 2026 елда лекторийның беренче чарасы, һәм ул заманча татар «тыйнак» модасына, аның чыганакларына һәм шәһәр татар җәмәгатьчелеге тормышындагы роленә багышланачак, дип хәбәр иттеләр лекторийның Телеграм-каналында.

Лекциядә тыңлаучыларга шәһәр киңлегендә заманча татар модасы нәрсәдән гыйбарәт, Татарстанда бу юнәлешнең ничек формалашуы һәм традицион кыйммәтләрдән читкә тайпылмыйча мөселман хатын-кызының ничек стильле булып күренүе турында сөйләячәкләр.

Чара 23 гыйнварда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә узачак. Башлану 16:00 гә планлаштырылган.

Лекция 50 минут дәвам итәчәк, шуннан соң катнашучылар 20 минут дәвамында спикерга сораулар бирә һәм күтәрелгән темалар буенча фикер алыша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot