Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда заманча музыка фестивале кысаларында София Гобәйдуллинага багышланган кичә узачак
30 сентябрь көнне Татарстан башкаласында III Халыкара Synesthesia Lab заманча музыка фестивале була. Шәһәрнең төрледән-төрле 10 мәйданчыгында мультимедиалы перфоманслар тәкъдим ителәчәк, чит ил һәм Россия композиторлары лекцияләр, мастер-класслар оештырачак, шулай ук электр музыка уен кораллары концерты булачак. Кинолар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
XX-XXI гасырларның бөек татар композиторы София Гобәйдуллина мирасына багышланган беренче монографик программа фестивальнең төп вакыйгасы булачак. Истәлекле концерт 2 октябрьдә Казан Ратушасында уза. Чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Фестиваль кысаларындагы чаралар шулай ук Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгендә, «Московский» концертлар залында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Татарстан Милли китапханәсендә һәм WERK музыка арт-киңлегендә уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз