Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 2 меңнән артык очрак ачыкланган
Хокук саклау органнары шәһәр халкын гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тарткан.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда узган атнада гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозган өчен 2 меңнән артык беркетмә төзелгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков хәбәр итте.
«Тулаем алганда, үткән атнада гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2 меңнән артык беркетмә төзелгән. Чаралар уздыру чорында барлыгы 6 меңнән артык беркетмә теркәлде», — диде Саматошенков.
Аның сүзләренчә, 3,5 меңгә якын беркетмә суд тарафыннан каралган.
«Бүгенге көндә Казан шәһәрендәге оператив хәл тотрыклы һәм контрольдә тора», — дип нәтиҗә ясады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз