Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналы почта бүлеге ачылды
Ел ахырына кадәр Татарстанда 8, ә 2019 елда тагын 10 модернизацияләнгән офис эшли башлаячак.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Казанның Кулагин урамы, 8 нче йортта үзеңә үзең хезмәт күрсәтү зоналы почта бүлеге ачылды, анда клиентлар посылкаларны үзләре төрә ала. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа форматтагы бүлекләрдә посылкаларны салу һәм төрү әйберләре клиентларга бушлай бирелә, аның бәясе посылканы җибәрү тарифына кертелгән.
Яңа почта офисы заманча җиһазланган. Клиентлар залында электрон чират һәм видеокүзәтү системасы эшли. Моннан тыш, модернизацияләнгән бүлеккә уңайлы пандус урнаштырылган. Шулай ук почта бүлегендә Брайль шрифты язулары бар.
2018 ел ахырына кадәр Татарстанда 8, ә 2019 елда тагын 10 модернизацияләнгән офис эшли башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз