news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үзәкләштереп су бирүдә тагын өзеклек булачак

Бу юлы андый уңайсызлык Идел буе районындагы кайбер йортларга кагыла

 (Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). 12 февраль сәгать иртәнге 9дан 13е көндезге 1гә кадәр Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда су бирелми торачак. Һәрхәлдә, шулай планлаштырылган. Әлеге вакытлыча уңайсызлыклар Павлюхин ур., 112 адресы буенча урнашкан яңа торак йортның 2 су торбасын гамәлдәге су үткәргез челтәрләргә тоташтыруга бәйле, дип аңлата “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, су түбәндәге йортларның торбаларына җәмгысе 16 сәгать җибәрелми тора:
Спартак ур., 2, 82, 111/29, 113, 115, 115к.1, 2, 119/25, 121, 123, 125;
Эсперанто ур., 9/2, 15, 13, 21/64, 27, 27б, 29, 31, 35, 35к.1, 2, 3, 4, 5, 35а, б, 37, 41;
Павлюхин ур., 73, 73а, 75, 85, 87, 89, 100, 102, 102а, 104, 104а, б, 106, 106а, б, 108, 108а, 110, 110а, б, 112, 112к.1, 114, 114к.1, 2, 116, 118, 118к.1, 120, 122;
2-нче Газ ур., 14;
Агрономия, Качалов, Шаляпин, Газ, Ипподром, 1-нче Бөгелмә урамнарындагыларда.

Су тутырылган автоцистерналар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләрендә, 82 нче мәктәп (Качалов ур., 107) һәм 160 нчы балалар бакчасы (Качалов ур., 95а) янында урнаштырылачак. Халык өчен су бирү хезмәте Шаляпин/Качалов урамнарында, Эсперанто ур., 35 к.4, Павлюхин ур., 102а, Павлюхин ур., 114 адреслары буенча урнаштырылачак. Шуңа күрә “Водоканал” әлеге йортларда яшәүчеләргә алдан ук су җыеп куярга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot