news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үз ихтыяры белән эш башлап йөрүчеләрнең еллык конкурсына йомгак ясалды

Конкурска республиканың 28 муниципаль берәмлегеннән 123 заявка бирелгән

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанның “Корстон” комплексында үз ихтыяры белән эш башлап йөрүчеләрнең еллык Республика конкурсы (“Доброволец года”) җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән “ТР үзиреклелек үсеше үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәргән.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры урынбасары Александр Карпов, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Евгений Ефимов һәм үзәк директоры Анна Синеглазова катнашты.

Бу конкурс Татарстанда 2009 елдан башлап үткәрелә. Җиңүчеләрне “Ел үзиреклесе”, “Елның үзиреклеләр проекты”, “Елның муниципаль үзиреклеләр үзәге”, “Елның үзиреклекләр берләшмәсе” номинацияләре буенча билгелиләр. Быел конкурска республиканың 28 муниципаль берәмлегеннән 123 заявка бирелгән.

Анна Синеглазова конкурста катнашучылар һәм тантанага килүчеләргә рәхмәт белдерде. "Без бишенче ел бу премияне үткәрәбез. Бишенче ел рәттән республикада иң нәтиҗәле эшләүче үзиреклене һәм үзиреклеләр берләшмәсен билгелибез", - диде ул.

Илдар Гыйльметдинов Анна Синеглазовага үзәк эше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үзиреклеләргә мөрәҗәгать итте. "Биредә яшьләрнең күп булуын күрү - сөенечле. Безнең яшьләрнең шундый изге эшләргә алынуы бик мөһим. Б,у чыннан да, - бик зур хезмәт", - дип ассызыклады депутат.

Евгений Ефимов үзәкне бишьеллыгы белән котлады. "Мин бүген биредә, сезнең белән булуыма бик горурланам"\, - диде. Шулай ук елдан-ел үзиреклеләр һәм үзиреклеләр берләшмәләре саны артыр дигән өмет белдерде. - Ә без дәүләт хакимияте органнары тарафыннан сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер", - дип өстәде ул.

Александр Карпов җыелучыларны Бөтендөнья үзиреклеләр көне белән тәбрикләде. "Хәзердән үк сезнең һәркайсыгыз көндәлек эше белән үзен өлкән кешеләр кебек кабул итәргә мөмкинлек бирә. Чөнки сез башкарган эшләр бәяләп бетергесез генә түгел, бу - глабаль хезмәт", - диде.

ТР Дәүләт советы депутаты Анастасия Исаева да үзиреклеләрнең җәмгыятьтәге әһәмиятле ролен билгелүп узды һәм аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Конкурсның “Ел үзиреклесе-2014” дигән төп номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапышру өчен сәхнәгә Анна Синеглазова чыкты. Быел әлеге номинациядәге призлы урыннар өчен 76 кеше көрәшкән. Җиңүче дипломына Ангелина Сәетова (Болгар шәһәре) һәм Дилүзә Мәгъсүмова лаек дип табылды. Бөгелмәдән Рәшит Мөхәммәтгалиев номинациядә җиңүче булды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot